Ютазы районы волонтерлары ятьмә үрәләр, токмач кисәләр, җылы әйберләр бәйлиләр, ә яшь буын безнең солдатларга СВОга хатлар яза.
Безнең һәркайсыбызның йөрәгендә Ватаныбызны саклаучыларга ярдәм итү теләге яши, һәм һәрбер игелекле эш, кайгырту - аларның күңелләрендә җылылык кабызырга сәләтле өмет чаткысы ул. Һәрбер атлам, һәр элмәк, дәрт һәм борчылу белән сугарылган һәр сүз белән без мәхәббәтебезнең һәм рәхмәтебезнең бер өлешен җибәрәбез.
Җыелган азык-төлек, җылы оекбашлар, котлаулар һәм ярдәм тулы хатлар, геройларыбыз өчен таяныч булып барып ирешә.
Бу бердәмлек, ярдәм һәм мәхәббәт рухын районыбызның һәр почмагында да тоярга була. Безнең тырышлыкларыбыз җиңүгә китерсен һәм тыныч күк йөзе өчен көрәшүчеләрнең барысын да исән-сау өйләренә кайтарсын.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/pust-teplo-vasix-ruk-sogreet-nasix-soldat