Авылларда халык җыены: Бәйрәкәтамакта яңа суүткәргеч сузылачак

2025 елның 18 гыйнвары, шимбә

Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә барлык мәсьәләләр дә үз вакытында хәл ителә.

Бу сүзләр Подгорный бистәсендә узган халык җыены вакытында залдан яңгырады. Бәйрәкәтамак авылында суүткәргеч сузу зарурлыгы халыкның көнүзәк соравы. Район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов авыл халкын яхшы хәбәр белән сөендерде – Бәйрәкәтамакта күптән көтелгән суүткәргеч 2025 елда сузылачак.

- Программаны гамәлгә ашыру Газлаштыру фонды аша планлаштырыла, - дип билгеләде Закуан Ильясов. Киләсе мәсьәлә – Бәйрәкәтамакка кергәндә юлны ремонтлау зарурлыгы.  Әлегә чокырларны ремонтлау белән генә чикләнәчәкбез, - диде Ильясов.

 Ә Бәйрәкә – Бәйрәкәтамак юлы даими рәвештә кардан чистартыла. Әгәр юк икән, халык бу хакта искәртеп тора. Район үзәгендә эшләүче авыл кешеләре шулай ук маршрут автобусының хәрәкәт вакытын бераз үзгәртү мәсьәләсен дә күтәрделәр. Мәсьәлә каләмгә алынды.

Җыен Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әһлиева рәислегендә узды. Ул җирлекнең һәр торак пунктында аерым финанс-хуҗалык эшчәнлеге, социаль программалар кысаларында башкарылган бурычлар, халыкның өмәләрдә, бәйрәм чараларында катнашуы һәм махсус хәрби хәрәкәттә катнашучы якташларына ярдәм итеп тору хакында сөйләде. Җирлектә (Көрәш  Бүләк, Подгорный һәм Бәйрәкәтамак) 310 хуҗалык исәпләнә, аларда 742 кеше яши (алдагы елга караганда 15 кешегә кимрәк). Эшкә сәләтле халык - 397 кеше, алар нигездә җирлектән читтә эшлиләр. Демография турында сөйләсәк, 2024 елда 8 бала туган, 12 кеше үлгән.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 358 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шуларның 203е – савым сыерлары. Сыерлар саны узган елга караганда 8 башка кимрәк. Моның сәбәпләре диеп Әһлиева өлкән буынның олы яшьтә булуын һәм халыктан сөт сатып алу бәясенең түбән булуын атады. Җирлек биләмәсендә 15 авыл хуҗалыгы коллективы эшли, аларның күпчелеге – крестьян-фермер хуҗалыклары. Биредә үсемлекчелек, терлекчелек, кошчылык һәм умартачылык белән шөгыльләнәләр.

Йорт хайваннарын чтеркәтү, мошенниклыкның төрләре һәм айти-җинаятьчеләр кулына ничек эләкмәскә, тулаем район буенча иҗтимагый программаларны гамәлгә ашыру - әлеге мәсьәләләр белән тиешле хезмәт вәкилләре һәр җыенда таныштыра. Бу хакта без укучыларны алдагы саннарда җентекләп таныштырдык.

Җыен ахырында бүләкләү тантанасы булды, аны Закуан Ильясов һәм Зөлфия Әһлиева җитәкләде.

Тулырак: https://yutazy.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/avyllarda-xalyk-yeny-bairaka-tamakta-iana-suutkargec-suzylacak

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International