Кече Урыссу авылы тирәсендә менә дигән урманнар җәелеп ята.
Ничек яннан узып, кышкы матурлык белән ләззәтләнмәскә, саф һава суларга, балаларга актив ял булдырырга һәм бөтен гаилә өчен эмоциональ уңайлылык тәэмин итмәскә?
Кышкы кояшлы көннәрнең берсендә укучылар ата-аналары белән урманга чаңгы сәфәренә киттеләр, бу сәяхәт танып белү һәм мавыктыргыч сәяхәткә әверелде.
Юлга чыгуның төп бурычы саф һавада балаларның сәламәтлеген ныгыту, аларны физик активлык белән шөгыльләнергә рухландыру һәм җитезлек, чыдамлык, тизлек һәм төгәллек кебек күнекмәләрне үстерү.
Башта урманның матурлыгы белән ләззәтләнү өчен зур булмаган маршрут узарга планлаштырылды, әмма 3 чакрымлык беренче әйләнештән соң балалар юлны яңадан үтәргә сорый башладылар.
Мондый экскурсияләр балалар үсеше өчен бик мөһим, алар шатлык бүләк итә. Балалар табигать һәм бер-берсе белән аралашудан ләззәт ала, шулай ук сәламәтлекләрен ныгыта ала.
Барлык катнашучылар да уңай хис-кичерешләр һәм якты тәэсирләр белән кайттылар!