Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Районда ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча комиссия утырышы узды
2013 елның 1 ноябре, җомга
Районның ришвәтчелеккә каршы сәясәте коррупцион хокук бозулар өчен җәзасыз калдырмау принцибына нигезләнергә тиеш.
Бу турыда ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча комиссия утырышында аның рәисе урынбасары, район башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вадигуллин хәбәр итте. Халыкара ришвәтчелек белән көрәш кысаларында җирле кабель телевидениесе журналистлары үткәргән экспресс-сораштыру буенча, җавап бирүчеләр иң ришвәтчел тармакларга торак-коммуналь хуҗалыкны һәм сәламәтлек саклауны керткән. Шуның белән бергә, дип билгеләп үтте ришвәтчелеккә каршылык күрсәтү мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Екатерина Огнева, социаль-икътисади мониторинг буенча республика комитеты мәгълүматларына караганда, коррупциягә каршы юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру планында район күрсәткечләре яхшырган.
Утырыш барышында комиссия әгъзалары һәм район башкарма комитеты бүлекләре начальниклары контроль-исәп палатасы рәисе Зилә Айтыкина чыгышында муниципаль заказ, идарә һәм муниципаль милектән файдалану мөнәсәбәтендә бюджет закончалыгының үтәлеше өлешендә контроль-исәп палатасы эшчәнлегенә күзәтү белән таныштылар. Ул җыелучылар игътибарын бюджет акчасын файдалану нәтиҗәлелеге, бухгалтер учеты тәртибе һәм инструктив материалларны үтәмәү белән бәйләнгән кагыйдә бозуларга юнәлтте. Район бюджет мәгариф учреждениеләрен туклану продуктлары белән тәэмин иткәндә, муниципаль контрактлар буенча башкарылган эшләрдә һәм күрсәтелгән хезмәтләрдә ачыкланган кагыйдә бозулар белән тулырак таныштырды. Ахырда ул туклану продуктлары белән тәэмин иткәндә федераль закончалык үтәлешен тикшерүләр, муниципаль милектән һәм җир ресурсларыннан файдалануга контрольнең агымдагы елның дүртенче кварталында дәвам итәчәген билгеләп узды.
Урыссу үзәк район хастаханәсенең 2013-2015 елларга ришвәтчелеккә каршы программа чаралары үтәлеше белән хастаханә юристы Марат Фазлыев таныштырды. Ул агымдагы елның августында медицина хезмәткәрләре арасында ришвәт бирергә вәгъдә итү яки ришвәт тәкъдим итү, ягъни ришвәт алырга ризалык белдерү кебек кабул ителергә мөмкин булган үз-үзеңне тотышка юл куелырга тиеш булмавы турында аңлату эшләре уздырылуын билгеләп үтте. Баш табиб күрсәтмәсе буенча, дип ассызыклады Фазлыев, 2014 елга “Урыссу үзәк район хастаханәсендә көнкүреш ришвәтчелекне һәм коррупцион юнәлештәге үз-үзеңне тотышны кисәтү турында”гы локаль норматив-хокукый акт эшләү планлаштырыла. “2013 елның октябренә табышлар һәм милек турында дөрес һәм тулы булмаган мәгълүмат бирү, ришвәтчелеккә каршы закончалыкны бозу һәм хезмәттә үз-үзеңне тотыш буенча кагыйдә бозулар күзәтелмәде”, - дип сүзен тәмамлады ул.
Ютазы муниципаль районы рәсми сайтының ришвәтчелеккә каршы сәясәтне тормышка ашыру механизмы буларак эшләве турында район советы гомуми бүлегенең баш белгече Гөлнара Авдеева мәгълүмат бирде. Утырыш барышында ришвәтчелеккә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча массакүләм мәгълүмат чаралары эше һәм хокук саклау һәм контроль күзәтчелек органнарының җавап бирү предметына әверелгән шартлар анализы турында мәгълүмат тыңланды.
Роза Искәндәр
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
8
май, 2026 ел
Алма-Ата авылында һәлак булган авылдашлар һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды
9 май - ул изге дата, милли горурлыгыбыз һәм гаять зур тырышлык белән безгә тыныч күк йөзен бүләк итүчеләргә мәңгелек рәхмәтебез символы.
Подгорный бистәсендә Җиңү көненә багышланган митинг үтте
Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында узды.
Подгорный бистәсендә "Ул бөек елларга баш иябез!" Җиңү көненә багышланган чара үтте
Үзешчәннәр әлеге тарихи вакыйганың әһәмиятен чагылдырган концерт номерлары күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз