Узган ел Ютазы районында бер генә урман януына да юл куелмаган.
Узган ел Ютазы районында бер генә урман януына да юл куелмаган.
Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров тиешле хезмәтләрнең 2024 елдагы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.
Район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә шулай ук Бөгелмә урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова, Бөгелмә урман хуҗалыгы директоры Сәгыйть Абдуллин, Ютазы урманчылыгының кишәрлек урманчысы Айдар Нигъмәтуллин, җирлек башлыклары һәм башкалар катнашты. Бөгелмә урман хуҗалыгындагы эш турында Гөлнара Мөхәммәтханова сөйләде. Аерым алганда, ул урман хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә хәл ителә торган төп бурычларга тукталды. Болар - сирәкләндерү, урман үрчетү һәм урман торгызу, янгынга каршы урман юлларын реконструкцияләү, янгын куркынычын мониторинглау һәм башка бик күп нәрсәләр.
- Статистика күрсәткәнчә, - дип билгеләп үтте Мөхәммәтханова үз чыгышында,-урманнарда янгыннарның күп өлеше кеше гаебе белән урманда үз-үзеңне тотуның элементар кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга. 2024 елда үткәрелгән патрульлек барышында кайбер хокук бозулар ачыкланган, нәтиҗәдә урман фондына җитди зыян китерелгән.
Докладчы юкка чыккан урман ресурсларын торгызу һәм тулыландыру эшләренә игътибар итте. Әйтик, 2024 елда районыбызның урман фонды җирләрендә урман торгызу эшләре 23 гектардан артык мәйданда башкарылган, 2025 елда урман үстерү 29,6 гектарда планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, урман хезмәткәрләре киселгән мәйданнар урынына яшь үсентеләр утыртып, урман ресурсларын саклау һәм арттыру өчен көрәшәләр. Узган елның янгын куркынычы булган сезонында урманнарыбызның янмавы урман хезмәткәрләренең үз вазифаларына оешкан рәвештә якын килүе һәм халыкның аңы үсүе турында сөйли. Һәрхәлдә, моңа ышанасы килә. Татарстан Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров билгеләп үткәнчә, хисап елында республика буенча урман янгыннары булмаган, ә менә янгыннардан котылып калып булмады - 224 очрак теркәлгән, гәрчә бу 2023 елга караганда берничә тапкырга кимрәк булса да. Гомәров җыелучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү урыннарында, бигрәк тә янгынга каршы махсус режим чорында, контроль кирәклеген искәртте. Кагыйдә буларак, ул 1 апрельдән башлана һәм 185-196 көн дәвам итә. Ягъни урманнарда янгын куркынычы булган сезонда учак ягу, янган шырпы ташлау, шашлык кыздыру һәм башкалар тыела.
- Авыл җирлекләре башлыкларына, - дип ассызыклады Рәис Гомәров, - төркемнәрдә һәм чатларда җир милекчеләренә шуны искәртү мөһим: кар капламы төшкән көннән алып көзге яңгырлы көнгә кадәр урман территориясе чикләреннән кимендә 10 метр киңлектәге полосада территорияне коры үләннән чистартуны тәэмин итәргә, сөрергә кирәк. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә коры үлән калдыкларын яндыру катгый тыела. Гомумән алганда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр һәм юридик затларга 100 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф салу рәвешендә административ җәзага китерә. Әгәр хокук бозу махсус янгынга каршы режим чорында кылынса, штраф санкцияләре арта. Ә урман фондына җитди зыян салган өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары искә төшергәнчә, 2022 елга кадәр төбәкләрдә урман янгыннары өчен башкарма хакимият органнары – урман хуҗалыгы министры җаваплы булган, ә хәзер шәхси җаваплылык РФ субъектлары башлыкларына йөкләнә. Безнең республикада ул-Татарстан рәисе, муниципаль берәмлек дәрәҗәсендә – район башлыгы, авылларда – авыл җирлекләре башлыклары. Йомгаклап, Гомәров тиешле хезмәтләргә һәм район җитәкчелегенә хезмәттәшлек, эшне конструктив яктан оештырганнары, яхшы күрсәткечләре өчен рәхмәт белдерде һәм елны урман янгыннарысыз узарга өмет белдерде.
Урман законнарын бозу очраклары һәм урман фонды янында янгын чыгу очраклары турында 8-800-100-94-00, 8(843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итәргә була.
Роза Искәндәр
Тулырак: https://yutazy.ru/news/video/ctoby-lesa-nasi-ne-goreli