Ютазы муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Закуан Ильясов «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Арман Якуповка диплом, медаль һәм «Спорт мастерына кандидат» билгесе тапшырды. Йөзү буенча тренер - Мифтахова Зарина Ринат кызы.
Арман Якупов 59,90 нәтиҗә күрсәтеп, 100 метрга аркада йөзү буенча "Россиянең спорт мастерына кандидат" разрядын үтәде. Моннан тыш, ул «Акватика» олимпия резервы Республика спорт мәктәбенең ун еллыгына багышланган йөзү буенча республика ярышларында өченче урынны яулады.
Шулай ук актив тормыш позициясе, районда ветераннар хәрәкәтен үстерүгә керткән зур өлеше, махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга риясыз ярдәме өчен һәм юбилей уңаеннан Ютазы муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Подгорный бистәсе ветераннар (пенсионерлар) советының беренчел оешмасы рәисе Әхмәтвәлиева Әлфирә Гайфулла кызы бүләкләнде.
Бүләкләүдән соң киңәшмәдә катнашучылар башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуга күчтеләр. 2024 елда башкарылган эшләр һәм 2025 елга планнар турындагы хисап белән «Управляющая компания» ҖЧҖ җитәкчесе Гөлфия Абдуллина чыгыш ясады.