"Иң яхшы ишек алды җыештыручы бәйгесе игълан ителде

2013 елның 8 ноябре, җомга

Әгәр дә сез сезнең ишек алдын тәртипкә китерүче, чиста һәм пөхтә килеш тотучы, үз эшен җиренә җиткереп, намус белән башкаручы кешегә рәхмәт сүзләре әйтергә телисез икән, языгыз безгә!!! Торак-коммуналь хуҗалыкта сезнең ишек алдын җыештыручыга тиңләшергә тиешле кеше турында  тәсфилләп сөйләп бирегез. Аларның, бигрәк тә хатын-кызларның авыр хезмәтләрен бәяләп, рәхмәт сүзләре җиткерегез. Алар бит безнең тормыш яхшы булсын өчен тырышалар. 
Сезнең ишек алдын җыештыручы турында барысы да белсен дисәгез, Урыссу бистәсе, Пушкин урамы, 38 нче йорт адресына "Иң яхшы ишек алды җыештыручы" тамгасы белән Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының Инфраструктура бүлегенә хат юллагыз. Яисә oks_jutaza@mail.ru электрон адресына җибәрсәгез дә була. Тулырак район тормышы бүлегендә jutaza.tatarstan.ru/rus/raion/jgizn.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International