Кече Урыссу авылында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
Ноябрь башында Кече Урыссу авылы мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләп һәм бергә тормыш итүнең 50 еллыгына багышлап, берләштерелгән кичә узды.
Сәхнәгә бөтен гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган Әнвәр һәм Мөкәрәмә Хөсәеновларның якыннары һәм туганнары күтәрелде. Шулай ук икенче пар – берничә дистә ел дәвамында колхозда хезмәт куйган Фәсимә һәм Әлфир Сәетовлар хөрмәтенә җылы сүзләр күп әйтелде. Кызганыч, алар бу көнне сәламәт булмаулары сәбәпле, тантанада катнаша алмадылар, дип хәбәр иттеләр Ташкичү җирле үзидарә советында. Тантана сәбәпчеләрен шулай ук авыл советы һәм Тукай исемендәге җәмгыять вәкилләре дә котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International