18 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия “Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит” акциясенең икенче этабы узачак.
Акция ел саен законсыз наркотиклар әйләнешенә каршылык күрсәтүгә тагын да күбрәк гражданнарны җәлеп итүгә һәм наркотикларны медицинадан башка куллануны кисәтүгә, наркотикларга бәйлеләрне дәвалау һәм тернәкләндерү сорауларында квалификацияле ярдәм күрсәтү буенча эшне оештыру максатларында үткәрелә. Наркополицейскийлар белән берлектә, медик-наркологлар, психологлар, мәгариф һәм балалар һәм яшьләр белән эшне оештыру өлкәсендә белгечләр, “ышаныч телефоннары” буенча тернәкләндерү белән шөгыльләнүче җәмәгать оешмалары вәкилләре һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер:
- Бөгелмә шәһәрендәге наркоконтроль: 8 (85594) 4-22-50;
- Ютазы районы мәгариф бүлеге (мәгълүмати-методик үзәк): 2-60-25;
- Ютазы районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге: 2-66-02;
- Урыссу үзәк район хастаханәсенең наркологик хезмәте: 2-65-40;
- социаль яклау бүлеге: 2-60-83.
Проблеманы бергәләп чишү мөһим.