Заманча балалар бакчасында балаларга экологик тәрбия бирү.

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
Табигатькә карата мәхәббәт, сакчыл караш уяту - балалар тәбияләүдә мөһим урынны алып тора. Мәктәпкәчә   вакыт -  экологик яктан шәхес булып җитлегүнең  бер чоры.  Бу чорда бала әйләнә-тирә мөхиттән үз-үзен аерырга өйрәнә, тирә-юнь кешеләргә карата эмоциональ якын килү, шәхес буларак әхлакый яктан табигатьне яратырга өйрәнәләр.   Матурлыкны, тереклекне, яклаучысыз калганнарны ярату хәтта иң кечкенәләргә дә таныш - бу экологик тәрбиянең иң мөһим һәм беренче баскычы булып тора.
Экологиягә багышланган күңел ачулар, бәйрәмнәр - иң эффектлы эшләрнең берсе, чөнки балаларда бу бәйрәмнәр эмоциональ яктан тәэсир калдыра. Районыбызның барлык мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрендә көзгә багышланган чаралар узды. Анда балалар агачларга, чәчәкләргә карата сакчыл караш булырга тиеш икәнен тагын бер кат исләренә төшерделәр. Төрледән - төрле җырлар, уеннар аша экологик теманы күтәрү балаларда экологик тәрбия бирүгә ирешүнең бер юлы. Балалар һәм ата-аналар көзге темага төрле уенчыклар ясау бәйгесендә катнаштылар. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International