Гимназия укучылары "Лидерлык нигезләре" программасында катнаштылар

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
Урыссу гимназиясе укучылары "Лидерлык нигезләре"  дип исемләнгән яшүсмерләр өчен программа Республика профиль сменасында катнаштылар. Смена өч көн дәвам итте. Смена барышында укучыларга Свияжскка экскурсия оештырылды, кунаклар белән әңгәмәләр кордылар, мастер-классаларда катнаштылар, лидерлык сыйфатларын арттырырга өйрәнделәр. Слетка кунак буларак Рамазанов Тимур һәм ТНВ каналының "ТИН-клуб" программасының яшь режиссеры Татьяна Митрошина-Черемных чакырылганнар иде. 
Рамазанов Тимур укучылар белән ничек итеп Бөтенроссия "Ел лидеры" бәйгесендә беренче урынны ала алуы белән уртаклашты. "Тин-клуб" кунаклары үзләренең программалары  һәм аның үсеш тарихы турында сөйләделәр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International