Район "Үзәкләштерелгән китапханә" эшчеләренең семинар-киңәшмәләре узды.

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
"Үзәкләштерелгән китапханә" эшчеләренең семинар-киңәшмәләре 12 октябрь көнне уку залында узды. Ул яңа информацион технологияләрне кертү һәм куллану, һәм, шулайук, алда торган ел нәтиҗәләре буенча отчет һәм 2014 елга яңа планнар белән уртаклашуга багышланды. Семинар барышында әйдәүче белгеч Люция Мостафинаның китапханә филиалларының 10 ай эчендәге эшчәнлекләренә нәтиҗә чыгару белән башланып китте. Шулай ук ул китапханәчеләргә яңа информацион технологияләрне кулланып эш итү буенча слайлар күрсәтеп аңлатмалар да бирде. "Үзәкләштерелгән китапханә" китапханәчесе Айгөл Рәхимова ТР Милли китапханәсе буенча презентация уздырды һәм җыелучыларны "ТР электрон каталогы" белән эш итү күнекмәләрен күрсәтте. Монда ук китапханәләр уздырган эшләргә күзәтү ясалды, һәм алдагы елда нинди календарь даталарга игътибар итәргә кирәклеге турында күрсәтмәләр бирелде. Киңәшмә азагында китапханә системасы директоры Елена Коваль нәтиҗә чыгарып семинарда алган күнекмәләрне үзләренең эшләрендә куллануларын сорады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International