Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Иске Урыссу “Карлыгач” балалар бакчасында күңелле яшиләр
2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Дөньяга килгән һәр кеше ходайдан бирелгән сәләт белән туа. Яши-яши бу сәләтне ачарга һәм үстерергә генә кирәк. Күп вакыт талантлы кешеләр, аларга ачылырга булышучы булмау сәбәпле, ачылмый, юкка чыга, дип яза Иске Урыссу “Карлыгач” балалар бакчасының музыка җитәкчесе Лена Мияссарова.Дөньяга килгән һәр кеше ходайдан бирелгән сәләт белән туа. Яши-яши бу сәләтне ачарга һәм үстерергә генә кирәк. Күп вакыт талантлы кешеләр, аларга ачылырга булышучы булмау сәбәпле, ачылмый, юкка чыга, дип яза Иске Урыссу “Карлыгач” балалар бакчасының музыка җитәкчесе Лена Мияссарова.
Музыка җитәкчесе буларак минем максатым – һәр баланың сәләтен ачып, аның талантына үсәргә, рухи яктан ачылырга ярдәм итү. Шуңа ирешү өчен мин Иске Урыссу “Карлыгач” балалар бакчасында эшне милли традицияләргә, гореф-гадәтләргә таянып “Туганнан алып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда музыкаль тәрбия” дип аталган программа буенча алып барам...
Һәр бала аерым шәхес. Шуңа күрә дә һәр тәрбияләнүчем белән индивидуаль эшләргә омтылам. Бар бала да җырчы да, биюче дә, сөйләм ягыннан оста да булып бетми. Кемдер җырлар, кайберләре биергә, яки шигырьләр cөйләргә остарак була. Бер генә баланы да читтә калдырмау – минем төп бурычым. Шуннан чыгып балалар бакчасында төрле бәйрәмнәр, тематик кичәләр уздырабыз. Бәйрәмнәрдә күп вакыт балалар белән беррәттән әти-әниләр дә катнаша. Төркемгә йөрүче балалар төрле яшьтә булу сәбәпле, олыраклар биюләр башкарса, кечкенәләрне уеннарда күбрәк катнаштырабыз. Җырларны бергәләп башкарабыз, шигырьләрне һәр бала да сөйли. Тәрбияче апаларның төрле геройлар булып киенеп катнашулары, алар белән уеннар уйнаулары балаларга бигрәк тә ошый. Кичәләр, бәйрәмнәр уздырганда без милли гореф-гадәтләрне курсәтәбез, татар халык аваз иҗатын еш кулланабыз.
Бакчабызда төрледән-төрле бәйрәмнәр зур кызыксыну белән уза. Традицион рәвештә уза торган “Хуш киләсең яңа ел”, “Әти дә солдат булган”, “Сөмбелә бәйрәме”, “8 март - әни бәйрәме”, “Нәүрүз” бәйрәмнәреннән тыш, Габдулла Тукайга багышланган “Сөйкемле шүрәле” кичәсе, “Йолдызчык”, “Ел тәрбиячесе” конкурсларында балалар белән актив катнашабыз. “Сабантуй”, “Бантиклар көне”, “Ягез әле, әниләр”, “Чыгарылыш фабрикасы”, “Туган көн” кебек бәйрәм кичәләре уздыру да традициягә кереп китте. Чараларда балалар туган телебез белән беррәтән рус телендә дә шигырьләр сөйлиләр, җырлар башкаралар. Милли биюләр – кичәләрнең төп бизәлеше.
Лилия ГӘРӘЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
8
май, 2026 ел
Алма-Ата авылында һәлак булган авылдашлар һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды
9 май - ул изге дата, милли горурлыгыбыз һәм гаять зур тырышлык белән безгә тыныч күк йөзен бүләк итүчеләргә мәңгелек рәхмәтебез символы.
Подгорный бистәсендә Җиңү көненә багышланган митинг үтте
Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында узды.
Подгорный бистәсендә "Ул бөек елларга баш иябез!" Җиңү көненә багышланган чара үтте
Үзешчәннәр әлеге тарихи вакыйганың әһәмиятен чагылдырган концерт номерлары күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз