Юл-транспорт вакыйгалары корбаннарын искә алу көне билгеләнеп үтелә

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә юл-транспорт вакыйгалары корбаннары искә алына. 

Дата бөтен дөньяда 2005 елдан билгеләнеп үтелә, ә аның статусы БМОның махсус резолюциясе белән ныгытылган. Статистика юл транспорт вакыйгалары саны үсешен гамәлдә дөньяның барлык дәүләтләрендә билгели. Бу көнне оештырылган чаралар әлеге проблемага массакүләм игътибар юнәлтүгә, ашыгыч рәвештә юллардагы үлем дәрәҗәсен киметү өчен практик чаралар күрү мөһимлеге турында искәртүгә багышлана. Дата атрибутларының берсе булып, һәлак булучылар гаиләләренең кайгыларын уртаклашу йөзеннән, автомобильләрдәге якын ут фараларын кабызу традициясе тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International