Ютазылыларның әниләрен почта аша котларга мөмкинлекләре бар

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
Әниләр көненә почта элемтәсе “Әни, мин сине яратам!” социаль акциясе үткәрә.
Акциядә катнашу өчен ютазылыларга 24 ноябрьгә кадәр почта элемтәсе бүлекчәсендә плюш аю һәм бәйрәмнең төп символы – күгәрчен күзе төшерелгән котлау открыткаларын һәм карточкаларны сатып алырга тәкъдим ителә. Аларга җылы теләкләр язарга һәм карточканы операторга тапшырырга мөмкин. Почтальоннар котлау открыткаларын адресатларга Әниләр көненә китереп җиткерәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International