Район башлыгы пенсионерларның тормыш шартлары белән танышты

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
Район башлыгы Рөстәм Нуриев өлкән яшгьтәге ютазылыларның өйләрендә булды.
Район башлыгының максаты – төрле социаль катлау пенсионерларының тормыш шартлары, көнкүреше белән танышу иде. Ул хезмәт ветераннары, активистлар һәм аз керемле пенсионерлар янында булды. Нуриев өлкән яшьтәгеләрнең биографиясе белән кызыксынды, кыскача район тормышы турында сөйләде, мохтаҗ булучыларның проблемаларына битараф калмыйча, аларны чишүдә булышырга вәгъдә итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International