Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Район Балалар думасы депутатларына таныклыклар тапшырылды
2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
Урыссу гимназиясенең актлар залында район яшьләре активына – Балалар район думасы депутатларына таныклыклар тапшырылды.
Кызларны һәм егетләрне үз сәламләвендә балалар иҗаты үзәге директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Раушания Гәрәева аларның район тормыш эшчәнлегендә актив катнашуын билгеләп үтте, киләчәктә дә һөнәри юнәлештә төрле өлкәләрдә үзләрен күрсәтә алачагына ышаныч белдерде. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге методисты Алмаз Гомәров кыскача илдәге яшьләр сәясәте вәзгыяте белән таныштырды. Аерым алганда, ул яшьләр активлыгын күтәрү юнәлешләренең берсе булып аның хокукый культурасы торуын ассызыклады.
- Хокукый дисциплиналарны, шул исәптән, сайлауны да өйрәнү, үсеп килүче буында кешенең җәмгыять тормышындагы урыны һәм роле турында реаль күзаллау формалаштыра. Яшьләр район эшләрендә активрак катнашсын өчен алар үзләрен бу эшләргә мөнәсәбәтле итеп тоярга тиеш. Ышанам, якын киләчәктә сәяси эшлеклеләр һәм лидерлар арасында сез – бүгенге Балалар думасы депутатлары да булырсыз, - дип сүзен тәмамлады Гомәров.
Чараның практик өлеше җанлы, консутрктив юнәлештә барды. Яшь депутатларның ике командасына уен формасында үз партиясен, аның исемен, шигарен тәкъдим итәргә, программасын һәм эшчәнлек юнәлешен билгеләргә кирәк булды. Һәм, әлбәттә инде, “Якты юл” кебек партия исемнәре “табадан яңа төшкән партиялеләр”нең якты идеалларына туры килде. Яңгыраган программалар (укучы минем сарказмымны гафу итсен), колакны иркәләделәр: юлсызлыкка – юллар белән, эшсезлеккә – эш урыннары белән, мегаполислар – шәһәрлеләргә, Казан – урыссулыларга, Урыссу – калганнарга! Кыскасы, бөркет балалары очарга өйрәнде. Күңелле булды. Ә инде җитди тонга күчсәк, бу уен артында укучыларның фикер тирәнлеген, районда һәм тулаем илдә барган үзгәрешләрне, позитивны анализлый һәм күрә белүләрен, матур тормышка ышанычларын тоярга мөмкин иде. Алар илһамланып эмблемаларын күрсәттеләр, шуларның берсендә горизонт артына, кояшка китеп барган юл тасвирланган иде. Бик шәп! Шунда ук кулга-кул тотышып, анда басасы килде. Аларга карау күңелле, аларның сүзләренә колак салу зарур, чөнки алар, бәхәссез, җәмгыятьнең булачак лидерлары.
Һәм инде чара ахырында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова укучыларга яхшы теләкләрен юллап, аларга депутат мандатлары һәм зур булмаган бүләкләр тапшырды.
Сүз уңаеннан. Бу көнне кичен Балалар район думасы вәкилләре гражданнарны кабул итү уздырды.
Роза Искәндәр
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
8
май, 2026 ел
Алма-Ата авылында һәлак булган авылдашлар һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды
9 май - ул изге дата, милли горурлыгыбыз һәм гаять зур тырышлык белән безгә тыныч күк йөзен бүләк итүчеләргә мәңгелек рәхмәтебез символы.
Подгорный бистәсендә Җиңү көненә багышланган митинг үтте
Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында узды.
Подгорный бистәсендә "Ул бөек елларга баш иябез!" Җиңү көненә багышланган чара үтте
Үзешчәннәр әлеге тарихи вакыйганың әһәмиятен чагылдырган концерт номерлары күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз