Гомер итү–үргә менү диләр.

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Гомер итү–үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә.

Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең–ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итәчәк.

Бәйрәкә авылы мәдәният йортында үткәрелгән "Пар канатлар"кичәсендә катнашкан,   бергә гомер итүләренең 50 еллык бәйрәмен–Алтын туйларын билгеләп үтүче Илдус һәм Мөслимә Галимовлар, Маузир һәм Бүләк Гимаевлар, Ленар һәм Мәкбүлә Габидуллиннар, Фазыл һәм Алина Ямаевлар   әнә шундый тормышны бергәләп, кулга-кул тотынып үткән күркәм парлар. Юбилярларны авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Дәүләтханова, ООО "АгроМир" хуҗалыгы, мәктәп коллективы вәкилләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, туганнары -якыннары котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International