Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Ютазы районының пенсия бүлеге яңа бинада кабул итә
2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
Ютазы районында Россия Пенсия бүлеге гражданнарны яңа төзекләндерелгән бинада кабул итә башлады.
Бүлек, аның начальнигы Ильмира Абдуллина хәбәр итүенчә, җиде меңгә якын пенсионерга һәм бер меңгә якын пенсия иминиятләүчесенә хезмәт күрсәтә. Элек бүлек урнашкан бинаның гражданнарны, аеруча өлкән яшьтәгеләрне, кабул итү өчен мөһим шартлары булмый. Үткән атнада бүлек социаль яклау бүлеге бинасының капиталь ремонтланган уң ягына күчте. Бина сайлауда район җитәкчелеге һәм пенсия фондының Баулы идарәсе ярдәм иткән. Ремонт вакытында канализация сузу мәсьәләсе кискен торган, чөнки иске линия тузган булган. Финанс һәм техник мәсьәләләр кыска срокта хәл ителгәч, яңа линия сузылган.
Хәзер бүлек беренче катта һәм 324 квадрат метрда (элек 183 квадрат метр иде) урнашкан. Биредә халыкка сыйфатлы ярдәм күрсәтү өчен клиент хезмәте, эш белән тәэмин итүчеләрне һәм шәхси эшмәкәрләрне кабул итү өчен кабинкалар, килүчеләр өчен мәгълүмати стенд һәм балалар почмагы белән иркен көтү залы бар. Пенсияләр билгеләү һәм яңадан исәпләү буенча белгечләр бүлмәләре аерым урнашкан. Бүлекне яңа уңайлы җиһаз белән тәэмин итәсе калган, ул якын киләчәктә кайтарылачак. Залларның берсен конференцияләр залы итеп ясау планлаштырыла. Бүлектә шулай ук авыр хәрәкәтләнүче гражданнар өчен дә шартлар тудырылган. Баскычка “Уңайлы мохит” программасына тулысынча туры китереп пандус урнаштырылган. Инвалидлар өчен яраклаштырылган бәдрәф бүлмәсе бар.
Бүлеккә беренче тапкыр килүчеләр яңа офисны лаеклы бәяләде. Урыссудан Тәкъзимә Раянова сүзләре буенча, белгечләрнең үзләренең эш урыннары бераз кысан, әмма халыкка уңайлы булсын өчен барысы да эшләнгән. Бер ханым көтү залында килүчеләр өчен урындыклар булмавына гына зарланды. Әмма бу, бүлек начальнигы сүзләре буенча, вакыт эше генә.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Алма-Ата авылында һәлак булган авылдашлар һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды
9 май - ул изге дата, милли горурлыгыбыз һәм гаять зур тырышлык белән безгә тыныч күк йөзен бүләк итүчеләргә мәңгелек рәхмәтебез символы.
Подгорный бистәсендә Җиңү көненә багышланган митинг үтте
Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында узды.
Подгорный бистәсендә "Ул бөек елларга баш иябез!" Җиңү көненә багышланган чара үтте
Үзешчәннәр әлеге тарихи вакыйганың әһәмиятен чагылдырган концерт номерлары күрсәттеләр.
Алабакүл авылында Җиңү көне уңаеннан митинг узды
Авыл халкы - кечедән олысына кадәр - батырларны искә алу өчен һәйкәл янына җыелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз