Гомуми йорт ихтыяҗларын – квадрат метрлар буенча

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
Коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең әлеге кагыйдәләре Россия Федерациясенең “Коммуналь хезмәтләр күрсәтү сораулары буенча РФ Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 344 санлы карары белән расланган. Әгәр элек гомуми йорт ихтыяҗлары, мәсәлән, кайнар суныкы, куллануга карап исәпләнсә, хәзер исә фатирларның квадрат метрына карап билгеләнә. Шул исәптән, буш торучы фатирларга да. Ягъни, элек торак милекчесе күпме кулланса, шулкадәрле түләргә тиеш була иде. Яңа карарга ярашлы исә, гомуми йорт ихтыяҗлары графасында кулланучының торак мәйданы квадрат метрларга бәйле. Квадрат метрлары күбрәк булган милекчеләр (мәсәлән, өч бүлмәле фатирлары булган кешеләр) гомуми йорт ихтыяҗлары бәясен бер бүлмәле фатирлар хуҗаларына караганда күбрәк түли. Бу яңалык, мәсәлән, өч бүлмәле фатир хуҗаларында, яки фатирларда бөтенләй яшәмәүчеләрдә аңлашылмаучанлык һәм канәгатьсезлек тудыра. Бу уңайдан аңлатманы “Удача” торак милекчеләре ширкәте рәисе Наталья Ратникова идарәнең йорт буенча җаваплылар катнашында үткәрелгән чираттагы утырышында бирде. Алар, үз чиратларында, бу турыда йортларда яшәүчеләргә аңлатырга тиеш. Утырыш барышында сүз “Удача” карамагында булган һәм күп сөйләнгән гомуми йорт ихтыяҗлары белән проблемалары булмаган йортлар турында да барды. Шуның белән бергә, дип ассызыклады Ратникова, Муса Җәлил урамы, 6б, Тукай урамы, 6, Химиклар тыкырыгы, 3 адреслары буенча гомуми йорт ихтыяҗлары приборлары күрсәткечләре һәм фатирдагы счетчиклар күрсәткечләре арасында аерма зур. Ничек кенә булмасын, диелде утырыш барышында, боларның барысы да намуссыз фатир хуҗалары белән бәйле. Торак-коммуналь хуҗалыкның башка сораулары, аерым алганда, теге яки бу күп фатирлы йортта эшләр башкару һәм киләчәккә планнар тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International