Аңа тормышның икеле куйган чаклары да була

2013 елның 22 ноябре, җомга

Туган мәктәбе алдында җиденче чыгарылыш сыйныфы: Валентина аскы рәттә сулдан икенче.

Балачагында ул башта агроном, соңыннан токарь булырга хыяллана, әмма үз даирәсендәге барлык кеше дә аның укытучы булачагын фаразлый. Сугыштан соңгы авыр елларда әнисе сабын кисәген биргәч, чегән хатыны Валяга карап: “Кызың укытучы булачак”, - ди. Шулай килеп чыга да. Дөрес, икенче омтылыштан соң гына. Хәер, аның тормышындагы барлык әһәмиятле вакыйгалар да икенче омтылыштан соң уңай хәл ителә.

Кечкенә Валя 1943 елда туа. Аның әтисе һәм әнисе сугышның киеренке чорында Украинада очраша. Әтисе немецларда әсирлектә була, ә әнисе ахирәтләре белән бергә хәрби әсирләргә яшереп кенә ризык ташый. Безнекеләрнең авиаһөҗүменнән соң, әсирләр кача һәм җирле халыкның өйләренә яшеренә. Әтисе берничә көн дәвамында Валяның әнисенең әти-әнисе янында качып яши. Ә аны сыендырган кешеләрне калдырып киткәндә, сөеклесенә аны сугыштан соң эзләп табачагын әйтә. Һәм сүзендә тора. Әтисе кайтканнан соң, Валяның тагын ике сеңлесе туа. Кызларның һәрберсенең ир-ат исеме дә була. Ир бала турында хыялланган әти кеше кызларына ир-ат исемнәре дә куша.

Беренче сыйныфка укырга кыз шулай ук ике тапкыр төшә. Башта әти-әнисе кызны укырга алты яшьтән бирә, чөнки аңа җиде яшь бары ноябрь уртасында гына туларга тиеш була. Әмма берничә көннән соң укытучы кызны алып китүләрен үтенә, чөнки кыз тыңлаучан һәм тырыш булса да, аңа уку авыр бирелә. Кыз үзен мәктәптән кудылар дип уйлый һәм бик көенә. Икенче елга инде ул мәктәпкә тулы хокуклы укучы буларак бара.

Валентинага унике яшь тулгач, аларның гаиләсе Урыссуга күченә. Кыз җидееллык мәктәптә (хәзер Урыссу гимназиясе) укый башлый. Мәктәп елларыннан ук ул актив җәмәгать тормышы алып бара – отряд, дружина советы рәисе була, туристик слетларда, спорт ярышларында катнаша һәм шул ук вакытта яхшы укый да. Әмма аның тормышында хәлиткеч икелеләр дә  була. Беренчесе аркасында ул педучилищега узмый кала. Аны монда алып килгән ахирәте барлык имтиханнарын да икесез тапшыра, әмма конкурстан узмый. Төп имтиханнарын дүрткә һәм бишкә тапшырган Валентина җырдан икеле ала. Имтихан алучы аннан җыр башкаруын сорагач, ул моңлы тавышка ия булмаса да, “Приходите завтра” фильмындагы Фрося Бурлакова кебек илһамланып җырлап җибәрә.

“Дождь по бульварам листьями метет,

Милый мой с гитарой нынче не придет...”

Моны ишетеп, имтихан алучы бөтенләй телсез кала. Ул булачак башлангыч сыйныфлар укытучысы, өстәвенә, комсомолка, мондый җырлар башкармас дип уйлый. “Мин Сезгә хәтта икеле дә куя алмыйм”, - дисә дә, ул аны куя.

Икенче икелесен Валентина университетка керергә омтылганда ала. Анда керергә кызны ахирәтенең әтисе – тимер юл мәктәбе директоры “мәҗбүр итә”. Ул: “Университетка син барыбер керә алмаячаксың, шуңа күрә башта ук пединститутка баруың яхшырак булыр”, - ди. Бу сүзләргә ачуы килгән Валя, ничек кенә булмасын, ул чорда иң дәрәҗәлеләрдән саналган уку йортларының берсенә укырга керергә карар итә. Университетның хәзерләү курсларында укыган чагында аның янына ниндидер егет килә һәм армиядә хезмәт иткән чорында белгәннәрен онытып бетерүен әйтә, аның белән шөгыльләнүен сорый. Валентина ярдәмләшергә риза була. Нәтиҗәдә егетне университетка алалар, ә мәктәптә бер өчлесе дә булмаган мәкаләбез героеның иншасы өчен икеле куеп, университетка алмыйлар.

Валентина керү имтиханнарына әзерләнергә булышкан егетнең яклау сүзләре дә ярдәм итми. Еллар узгач юбилярыбыз шуны аңлый: ул икелене уку йортына конкурс зур булу сәбәпле куйганнар икән. Кәефе кырылган кыз мәктәпкә пионервожатый булып урнаша һәм хәзерлек курсларында белем ала. Бер елдан соң Валентина шул ук университетның тарих-филология факультетына (немец телен укыту хокукы да булган) укырга керә. Кабул итү комиссиясендә аны озын толымнарыннан таныйлар. Аның әгъзаларына ул максатына ирешмичә туктамаячагы турында әйткән була.

Төзелеш отряды белән чирәм җирләр үзләштерергә бару өчен дә мәкаләбез герое ике тапкыр омтылыш ясый. Беренче тапкыр кызның үтенечен кире кагалар – анда, янәсе, төзелеш өчен физик яктан чыныккан кешеләр кирәк. Әмма нык торучан кыз кичке төзелеш курсларына укырга керә. Икенче елны ул комиссиягә ташчы таныклыгын күрсәтеп, аларны бик гаҗәпләндерә. Мондый ышандыргыч дәлилгә алар берни дә каршы әйтә алмый һәм аны төзелеш отрядына алалар. Әмма төзүче итеп түгел, ә замполит итеп.

Үзенең сөеклесе, Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең булачак директоры Леонид Воробьев белән язылышу өчен загска ике тапкыр бара. Беренче тапкыр алар теркәүченең мунчага юынырга китүе сәбәпле теркђлђ алмыйлар. Бу вакытта булачак гаиләне илһамланып, өстәлләр әзерләп хезмәттәшләре көтә. Кәеф кырыла, ә бәйрәм өзелә. Загска икенче көнне барырга туры килә.

Язмыш шаяртуларына Валентина Михайловна үзе дә юмор белән карый һәм тормышта барысына да үз тырышлыгы белән ирешә. Ул мәктәпнең комсомол һәм партия оешмасын җитәкли, Идел буе укытучыларына лекцияләр укый, үз инициативасы белән укытуның яңа методикаларына өйрәнергә бара. Ул «Ел укытучысы» конкурсында җиңү яулый, районда беренчеләрдән булып «укытучы-методист» һәм «әйдәүче-укытучы» исемнәренә лаек була. Инде пенсиядә вакытында бистәне төзекләндерүдә актив катнаша, хәзерге вакытта Росия пенсионерларының җирле бүлеген җитәкли. Аның фатирында уку һәм танып белү әдәбияты күп булган зур китапханә бар. Әмма барыннан да элек мәкаләбез герое укучыларының укытучыларына мәхәббәт хисләре юллаган открыткалар һәм хатларның зур архивы белән горурлана. Күптән түгел Валентина Михайловна үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әмма аны элеккечә өендә очратып булмый: әле ул республиканың истәлекле урыннары буенча сәяхәтләр оештыра, әле үз районыбызда чаралар уздыра, әле вафатларны соңгы юлга озатуны оештырырга ярдәм итә. Ул һәрвакыт үз исеменә тәңгәл килергә омтылган, аның исеменең мәгънәләренең берсе - «һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер» дигәнне аңлата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International