Өстәл теннисы буенча Спартакида зачетына турнир узды

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе
23 ноябрь көнне "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында 2013-2014 еллардагы спартакида зачетына Ютазы районы мәктәпләре арасында өстәл теннисы буенча турнир узды.Турнирда район мәктәпләреннән 2 яшүсмер һәм кыздан торган командалар катнашты. Озак сәгатьләр буена беренче урынны яулауга ярыш кискен барды. Гадел ярышта беренче урынны яулауга Подгорный һәм Ютазы мәктәпләре иреште. Аларны бу җиңүләре белән чын йөрәктән тәбриклибез!!!
Икенче урынны Дим-Тамак һәм Каразирек мәктәпләре яуласа, өченче урында Урыссуның дүртенче санлы мәктәбе һәм Урыссуның өченче санлы мәктәпләре чыкты. Җиңүчеләрне тәбриклибез һәм матур уеннары өчен рәхмәт сүзләре җиткерәбез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International