Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 19 сентябрьгә район буенча бөртекле культуралар 89 процентка җыелган.
Игеннәрнең уртача уңышы - гектардан 32 центнер. Бүген район аграрийлары урып-җыюны уңайлы көннәрдә төгәлләргә өлгерү өчен һәр яктылык сәгатен кулланалар. Урып-җыю эшләре белән беррәттән, авыл хуҗалыгы коллективларында азык базасын тәэмин итү эшләре дә алып барыла. Сенаж әзер булса, алда силос салу эшләре көтелә - 2443 гектарда кукуруз җыясы бар. Бүгенгә киләсе ел уңышы өчен көзге культуралар чәчү төгәлләнгән: көзге культуралар – рапс, бодай һәм арыш 4500 гектар мәйданда чәчелгән. Гадәттәгечә көнбагышны иң соңгысы итеп җыялар. Кайбер очракларда, озакка сузылган яңгырлар урып-җыю эшләренә комачаулый икән, көнбагышны салкыннарда да, дым беткәч тә җыялар. Безнең аграрийларның принцибы исә – бүген эшләргә мөмкин булганны иртәгә калдырмау.
- Күп кенә коллективлар көнбагыш десикациясен кулланалар, - дип аңлата авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге консультанты Назлыгөл Уразаева.
- Нинди технология ул?
- Җир өсте культуралары киптерелә. Ягъни бу агротехник алымда химик препарат кулланыла, ул яфракларга һәм сабакларга туклануны туктата. Калган ресурслар орлыкка китә. Сабак коры булганда урып-җыю да җиңеләя.
- Сиптергәндә транспортның нинди төре кулланыла?
Пилотсыз очкычлар һәм авиация. Пилотсыз очу аппаратларына (БПЛА) «Уңыш» ҖЧҖ һәм «Сәгыйть Халиков» КФХ, кече авиациягә (самолетларга) – «Таң» коллективлары, Тукай исемендәге, "АгроМир", «Илдус Нәбиуллин» һәм "Рөстәм Вәлиев".
Игътибарга. Район буенча бөртеклеләр мәйданы – 14 874 га, терлек азыгы – 7064 га, техник (рапс, көнбагыш, соя) - 7314 га.
Үсемлекчелек – икътисадның шундый секторы, анда иртә яздан алып көзгә кадәр эссе чор. Шул ук вакытта терлекчелектә эш көнгә дә кичектерелми. Авыл хуҗалыгы коллективларының финанс иминлеге дә күп очракта нәкъ менә шушы тармакка бәйле.
- 2025 елның сигез ае йомгаклары буенча, - дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге башлыгы Нелли Миңнуллина, - район буенча эре мөгезле терлекләр саны 9922 баш тәшкил итә. Бу чорда 12 697 тонна сөт савылган, 8378 тонна ит җитештерелгән.
- Терлекчелектә кайсы коллективлар иң уңышлылары?
- «Ансель Вафауллин» КФХ җитештерү күләмнәрен арттыра. Монда баш саны узган елга караганда 161 башка арткан. Гомумән алганда, коллективта 1323 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 450 баш сыер. Район буенча көнлек савым 48 тонна тәшкил итә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда иң күп савым «Уңыш» ҖЧҖендә (122%), «А.Вафауллин» КФХында (128%) һәм Тукай ис. (105%).
Үрчемгә килгәндә, ел башыннан район хуҗалыкларында 2017 баш бозау туган. Кагыйдә буларак, терлекчеләр ясалма орлыкландыру буенча тиешле хезмәтләрдән файдаланалар. Авыл хуҗалыгы идарәсендә билгеләп үтүләренчә, терлекчелекне уңышлы үстерүгә авыл хуҗалыгы производствосына цифрлаштыруны кертү дә ярдәм итә – эштә барлык кирәкле компьютер программаларын куллану. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар да читтә калмый - Татарстан хөкүмәте тарафыннан терлекчелек белән шөгыльләнүче авыл халкына төрле ярдәм чаралары күрсәтелә. Бүгенгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыларның яшь кош-корт сатып алуга һәм бияләр, кәҗәләр һәм сыерлар асрауга чыгымнар өлешен каплау эшләрен төгәлләделәр.
- Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыларның счетларына, - дип билгеләп үтте Нелли Миңнуллина, - 2 млн 781 мең сум керде. Әлеге юнәлеш буенча субсидияләрне рәсмиләштерү буенча Бәйрәкәтамак авыл җирлеге алда бара.