Димтамак авылыннан Ринат һәм Рәсимә Әхмәдишиннар бергә яшәүнең 65 еллыгы уңаеннан котлаулар кабул иттеләр.
Традиция буенча, юбилей көннәрендә тантананың гаеплеләре йортында бәйрәм ыгы-зыгысы - балалар, туганнар һәм якыннар җыела. Район дәрәҗәсендә хөрмәтләү дә олы яшьтәге кешеләр өчен мөһим фактор булып тора. Чөнки безнең ветераннарның үткән хезмәт юлы артында – илебезнең чын эпохалы вакыйгалары. Үзегез уйлап карагыз, Ринат Миңнушинович белән Рәсимә Галимулловна туган елы – 1940 ел. Алар туганнан бер ел да үтми кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш башлана. Тугыз айлык Ринатның әтисен фронтка чакыралар. Гаилә башлыгы өенә әйләнеп кайтмый. Алдан әйтик, күп еллар узгач, туганнары Миңнуш Әхмәдышинның каберен табып, Смоленск өлкәсенә барып кайталар. Ә безнең авыл кешеләре сугышны ничек кичерделәр соң? Авыр. Каһарманнарча. Ир-атларсыз. Балалар да, картлар да. Басуда, фермаларда таңнан таңга кадәр эшләгән колхозчы хатын-кызлар кайчан ял иткәннәр икән? Ә таң белән мич ягарга (алдан ук утын хәзерләргә), казанда берәр төрле аш пешерергә һәм салкынмы, эссеме – көн яктысында колхоз эшенә китәргә кирәк иде. Бу хатын–кызлар - бүгенге ветераннарның, бүгенге сугыш чоры балаларының әниләре. Шуңа күрә хикәяләү геройларының балачагы нинди булганлыгын күз алдына китерергә мөмкин. Тулырак "Ютазы таңы" газетасы битләрендә
Татмедиада Telegram-каналында иң мөһим һәм кызыклы яңалыкларны күзәтегез
Татарстан яңалыкларын МАХ милли мессенджерында укыгыз: https://max.ru/tatmedia