Район газетасын үзгәрешләр көтә

2013 елның 29 ноябре, җомга
Агымдагы елның октябрь аеннан “Татмедиа” ачык акционерлар җәмгыяте генераль директоры булып Ф. Шагиәхмәтов билгеләнде. Фәрит Илдус улы элек Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары булып эшләде.
Узган чәршәмбедә ул җирле газета редакциясе коллективы белән очрашты. Журналистлар белән әңгәмә барышында гендиректор газетаның киләчәге турында сүз алып барды. Якын киләчәктә район газетасының калынаеп, төсле битләр белән атнага бер тапкыр гына чыгу ихтималы да юк түгел. Яңа елның укучыларыбызга күңелле сюрпризлар алып килүе дә бик мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International