Ютазы аграрийлары нәтиҗәлелекнең яңа ысулларын эзләү юлында

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

Тукай исемендәге җәмгыять нигезендә Ютазы районы авыл хуҗалыгы тармагының 2025 елның ун айлык эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Хуҗалык җитәкчеләре һәм тармак белгечләренең күчмә утырышы район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей  Борисов җитәкчелегендә узды. Семинар-киңәшмәнең гамәли өлешендә катнашучылар Тукай исемендәге җәмгыятьнең терлекчелек биналарында булды, анда җәмәгать малларын тукландыру рационын төзү ысуллары белән танышты, малларны һәм таналарны асрау шартлары белән танышты. Район башлыгы әлеге хуҗалыкта сөт савып алуның кимүен тәнкыйть утына тоты, эштәге анык кимчелекләргә игътибарны җәлеп итте.  Кыскача, малларны асрау технологияләрен бозу бу. Аяз Шәфыйгуллин савым сыерларының генетикасын яхшырту эшенең мөһимлеген ассызыклады. Бәлки бу яңа сөтчелек-товар комплексын файдалануга тапшырганнан соң эшләнер, киңәшмәдә катнашучылар нәкъ аның төзелеше барышы белән танышты.

Семинарның фәнни өлеше барышында район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре тарафыннан яңгыраган саннар аграр тармакның гади булмаган, әмма тоташ алганда тотрыклы үсешен күрсәтте. Чорыбызның даими яңарып торучы таләпләренә карамастан, районның авыл хуҗалыгы эшчәннәре үзләренең икътисади мөмкинлекләрен саклап кала ала.

 

Терлекчелек

Районда мөгезле эре терлек (КРС) отчет чорына 9832 баш тәшкил итте. Былтыргыга чагыштырганда ул 893 башка кимегән, бу тармактагы үзгәрешләр чагылышын күрсәтә. Киңәшмә барышында билгеләнүенчә, мал саны кыскару асылда берничә хуҗалыкта - «Таң» җәмгыятендә (Иске Урыссу), «Тимербаев» крестьян-фермер хуҗалыгында (Акбаш) терлекләрне бетерү, шулай ук вак авыл хуҗалыгы коллективларының хокукый статусын үзгәртү – крестьян-фермер хуҗалыкларын шәхси-ярдәмче хуҗалык статусына күчерү нәтиҗәсендә барлыкка килде. Шуңа карамастан, нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләре терлекчелек тармагының табышлылыгы турында сөйли. Район буенча 3077 баш сыер исәпләнә, шуның 2994е савым сыеры, 83е ит юнәлешендәге терлек. Отчет чорында һәр савым сыерыннан уртача 4793 кг сөт савып алынган. Тулаем савым 15 674 тонна тәшкил иткән. Узган елның шушы чорына чагыштырганда сөт 234 тоннага кимрәк савып алынган. Кыскасы, Ютазының бер сөтлебикәсенең нәтиҗәлелек күрсәткече  республика күрсәткеченә караганда берничә тапкырга түбәнрәк. Әмма районыбызда сөт җитештерү буенча алдынгы – «Ансель Вафауллин» крестьян-фермер хуҗалыгы бар, анда бер сыерның нәтиҗәлелеге республика күрсәткечләренә караганда шактый югары һәм 10 825 тонна тәшкил итә. «Уңыш» (6454 т), «АгроМир» (6035 т) һәм Тукай исемендәге (5110 т) җәмгыятьләрдә дә сыерларның нәтиҗәлелеге район күрсәткечләреннән югарырак. Башка коллективларда күрсәткечләр районныкыннан түбәнрәк. Бу саннар чәмле үсеш һәм мал башын арттыру өстендә эшләүнең  үзенең уңай нәтиҗәләрен бирүен күрсәтә. Әйткәндәй, К слову, «Ансель Вафауллин» крестьян-фермер хуҗалыгында сыер абзарына 250 баш малга исәпләнгән янкорма файдалануга тапшырылган. Югарыда әйтеп үтелгәнчә, Тукай исемендәге җәмгыятьтә 390 баш малга исәпләнгән яңа сөтчелек-товар комплексының саву залы монтажлана. Объектны файдалануга тапшыру киләсе елның язында күздә тотыла. Димәк, мал асрау һәм тукландыруның яңа технологияләре коллективка хәлне тотрыкландырырга һәм һәр терлектән югары савым алуга ирешергә ярдәм итәчәк дигән өмет бар. Бүгенгә сөтне сатып алу бәясе – бер килограммы 36 сумнан алып, 40 сумга кадәр. Мөгаен, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр сөт чималына югарырак бәя алырга теләр иде дә, әмма, ни генә димә, терлекчелек – табышлы эш. Хәтта базарның югары дәрәҗәдә булмаган конъюнктурасы шартларында да Ютазы аграрийлары өчен сөт юнәлешендәге терлекчелек тотрыклы керем чыганагы булып кала.   Ит җитештерүгә тукталсак, отчет чорында ул 1049 тонна җитештерелгән  – былтыргыга чагыштырганда 90 процент бу. 2419 баш бозау алынган – 276 башка кимрәк.

Үсемлекчелек

Терлекчелектә төп хәвеф тармактагы үзгәрешләргә бәйле булса, үсемлекчелектә аграрийларның төп баш бәласе – ягулык-майлау чималларына (ГСМ) бәяләрнең зур тизлектә артуы. Үсемлекчелекнең барлык продукциясенең – туфракны әзерләүдән һәм чәчүдән башлап, уңыш җыюга кадәр -  үзкыйммәте шушы факторга турыдан-туры бәйле. ГСМ кыйммәтләнү  маржинальлекнең (керем белән чыгым арасындагы чик) шактый өлешен “ашый”, шуның белән тоташ тармакның табышлылыгын шик астына куя. Бу мәсьәлә район аграрийларын чыгымнарны кыскарту юлларны эзләргә мәҗбүр итә. Шуңа карамастан, уҗым ашлыгын чәчү өзелмәде. Район буенча уҗым культуралары мәйданы 4930 га тәшкил итте: 670 гектарда арыш, 3970 га – бодай һәм  290 га рапс чәчелде. 22 700 гектарда туңга сөрү башкарылды, ул төгәлләнде диярлек. Тоташ алганда, район буенча бөртеклеләр мәйданы  14 976 га, техник культуралар – 7314, мал азыгы культуралары 7064 га тәшкил итә. Бүгенгә кукуруз (230 га) белән көнбагышны (954 га) гына җыеп аласы кала. Маржинальлек турында сөйләгәндә, узып барган авыл хуҗалыгы елында район аграрийлары көнбагыш һәм сояга өстенлек бирде. Бүген беренче культураның бер килограммын сатып алу бәясе 30-34 сум булса, икенчесенеке – 23-25 сум.

Район аграрийларының ун ай эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин, алар авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүнең яңа формаларын эзләү өстендә. Мөгезле эре терлекнең баш саны кыскаруны йөкләнеш итеп кабул итәргә мөмкин. Әмма кайбер хуҗалыклардагы тотрыклы савым һәм терлекчелекнең күзгә күренеп торган табышлылыгы икътисадның аграр тармагының уңышлы үсеше өчен нигез барлыгын раслый. Киләчәккә төп бурыч - ГСМга бәяләр арту ягыннан басымга каршы тору һәм дөрес культуралар сайлауда дөрес юнәлеш табу, бу үсемлекчелеккә үзенең тотрыклылыгын һәм көндәшлеккә сәләтлелеген саклап калырга ярдәм итәчәк. Чөнки игенчеләр хезмәтенең ахыргы нәтиҗәсе иген басуларының уңышлылыгы өчен чыгымнарга түгел, үстерелгән ашлыкка ихтыяҗга бәйле. Әйткәндәй, район буенча бөртеклеләр уңышы бер гектарга  27,5 центнер тәшкил итте.

Тулырак: https://yutazy.ru/news/tema-dnya/iutazinskie-agrarii-v-poiske-novyx-form

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International