Инвалидлар декадасында күпкә өлгерергә мөмкин

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар декадасында күпкә өлгерергә мөмкин

Халыкны социаль яклау бүлеге тарафыннан бирелгән чаралар планы:

- предприятие һәм учреждениеләрдә инвалидларны хөрмәтлү – 3 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр;

- инвалидларны “Сәламәт” сихәтләндерү  үзәгенә алып бару – 3 декабрьдән 14 декабрьгә кадәр;

- “Березка”, “Ветеран” һәм “Ак-Чишмә” тернәкләндерү үзәкләренә бару – ай дәвамында;

- “Олимп” спорт-сәламәтләндерү  комплексы бассейнына бушлай йөрү - 4 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр (моңа график буенча үз көннәре дә өстәлә), 10 сәгатьтә;

- “Олимп” спорт-сәламәтләндерү комплексында өлкән яшьтәге инвалидлар өчен спартакиада - 3 декабрьдән 5 декабрьгә кадәр, 10 сәгатьтә;

- район мәдәният йортында үзешчән артистлар һәм инвалидлар җәмгыяте концерты, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте оешмасы юбилярларын хөрмәтләү – 2 декабрь, 9 сәгатьтә;

- Урыссу үзәк район хастаханәсендә ачык ишекләр көне – 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр;

- белем бирү учреждениеләре тарафыннан өйгә килеп шефлык ярдәме күрсәтү - 3 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр;

- Урыссу мәктәп-интернатында инвалид балалар ясаган эшләнмәләр күргәзмәсе – 4 декабрь;

- Балалар иҗаты үзәгендә “Могҗизалар кыры” ял кичәсе – 10 декабрь, 10 сәгатьтә.

Сүз уңаеннан

Спорт ярышларында катнашу, шулай ук бассейнга йөрү өчен медицина белешмәсе белән бергә “Олимп” спорт-сәламәтләндерү үзәгенә заявка бирү мөһим.

Бушлай чәч кистерү

Урыссу бистәсе салоннарында:

- кабель телевидениесе салоны (М. Җәлил ур., 9) – 2 декабрь, 8 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр;

- “Медея” (Урыссу ур., 1) - 2 һәм 3 декабрьдә, 8 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр;

- “Зәйнәп” (Киров ур. 40а) – 2 декабрь, 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр;

- “Эталон” (Урыссу ур., 65) – 6 декабрь, 10 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр;

- “Лилия” (Химия тыкр., 5) – 10 декабрь, 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр.

Ютазы авылы:

- авыл мәдәният йорты бинасындагы салон – 4 декабрь, 9 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International