Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Районда яңа прокурор
2013 елның 3 декабре, сишәмбе
Район советының утырышлар залында республика прокуроры Илдус Нәфыйков районның яңа прокуроры белән таныштырды.
Ул - Россия Федерациясе генераль прокуроры әмере белән билгеләнгән Тимур Фатыйхов. Залга җыелган предприятие, хезмәт, бүлек җитәкчеләре, җирлек башлыклары каршында чыгыш ясаган Нәфыйков моңа кадәр районда прокурор булып эшләгән Рамил Гарифуллинның Нурлат районы прокуроры булып билгеләнүен хәбәр итте. Район башлыгы Рөстәм Нуриев аңарга документацияләр белән эшләүдә даими ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде, ул Гарифуллинның һөнәри сыйфатларын гына түгел, кешелеклелеген дә билгеләп узды. Сүзен йомгаклап, Нуриев яшь прокурор белән дә аңлашып эшләүгә өмет баглады, аларның икесенә дә истәлекле бүләкләр тапшырды.
- Безнең системада кадрларны алмаштырып тору ротация принципы белән эшләнә, - дип билгеләп үтте Нәфыйков. – Үз хезмәттәшем Гарифуллинга эшенә җаваплылык белән караганы, принципальлелеге өчен бары тик рәхмәт кенә әйтәсем килә. Яңадан билгеләнгән прокурор да үз вазифаларын җиренә җиткереп башкарыр, дип ышанам. Фатыйхов, яшь булуына карамастан, үзен тирән белемле белгеч итеп танытырга, җитди участокларда эшләп саллы тәҗрибә тупларга өлгерде. Элек ул Мамадыш районы прокуратурасы тикшерүчесе, Казан прокурорының махсус режимлы объектларында закон үтәлешен тикшерү буенча өлкән ярдәмчесе, Татарстан Республикасы прокуратурасының оператив-эзәрлекләү эшчәнлеген күзәтү бүлеге начальнигы урынбасары вазифаларын башкарды.
Тимур Фатыйхов үз чиратында белдерелгән ышаныч өчен рәхмәт әйтте. Ул яңа эш урынында зур үзгәрешләр кертү ягында түгеллеген, закон кысаларында эш алып баруга өстенлек бирүен хәбәр итте. Фатыйховка уңышлы эш көннәре теләп, ведомство башлыгы портфель бүләк итте. Бу көнне Татарстан прокуроры район гражданнарын да кабул итте. Райондашларны, нигездә, экология, сәламәтлекне саклау, сәүдә һәм авария халәтендәге торак белән бәйле мәсьәләләр борчыды.
Роза ИСКӘНДӘР
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
8
май, 2026 ел
Алма-Ата авылында һәлак булган авылдашлар һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды
9 май - ул изге дата, милли горурлыгыбыз һәм гаять зур тырышлык белән безгә тыныч күк йөзен бүләк итүчеләргә мәңгелек рәхмәтебез символы.
Подгорный бистәсендә Җиңү көненә багышланган митинг үтте
Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында узды.
Подгорный бистәсендә "Ул бөек елларга баш иябез!" Җиңү көненә багышланган чара үтте
Үзешчәннәр әлеге тарихи вакыйганың әһәмиятен чагылдырган концерт номерлары күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз