Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Чикле мөмкинлекләр – фәрман түгел
2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында район мәдәният йортында оештырылган концерт тагын бер кат туган җиребезнең сәләтле кешеләргә бай булуын раслады.
Сәхнәдән инвалидларның җирле оешма әгъзалары, шушы көннәрдә юбилейларын билгеләп үткән кешеләр адресына котлаулар яңгырады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Хаҗиев бүгенге җәмгыятьтә инвалидлар тулы кыйммәтле тормыш белән яшәсеннәр өчен аз эшләнмәвен билгеләп үтте. Ул әлеге категория кешеләренә карата күрелә торган социаль ярдәмнәргә, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең актив катнашуларын тәэмин итеп, район чаралары узуына игътибарны юнәлтте. Ул чара хуҗаларына азык-төлек җыелмалары тапшырды. Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең җирле оешма рәисе Нина Кукушкина оешма әгъзалары проблемаларына битараф калмаган һәм даими ярдәм күрсәтеп торучы, тегендә яисә монда баруда булышлык итүче район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Әкияттән килгән герой, мәзәкләр сөйләп, залда утыручыларга татлы күчтәнәчләр өләште. Концерт программасы исә үз эченә район мәдәният йорты артистларының иң яхшы чыгышларын алган иде. Үзешчән артистлар Геннадий Чернокозов, Гөлүсә Сәлманова, Әлфия Солтанова, Миннебар Шагалиев, Галия Вәлиева, шулай ук Октябрьский каласыннан килгән кунак Илгизә Шәймәрданова да һөнәрманнардан калышмады. Алар үз җырлары, шигырь юллары, биюләре аша кайгы-борчуларын, шатлыкларын, тормыш бизәкләрен җиткерделәр. Концерт ахырында сәхнәгә күтәрелгән “Истоки” ветераннар хоры үзенең яшь, көчле тавышы белән тормышның һәр очракта да матур булуын, физик мөмкинлекләрнең чикле булуы фәрман булмавын җиткерде. Чөнки мөмкинлекләрнең чикле булуы – киртә генә, аның белән килешергә, хәтта дуслашырга да мөмкин. Шушы ук фикер концерттан соң оештырылган чәй табыны артында да яңгырады
Роза ИСКӘНДӘР
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
8
май, 2026 ел
Алма-Ата авылында һәлак булган авылдашлар һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды
9 май - ул изге дата, милли горурлыгыбыз һәм гаять зур тырышлык белән безгә тыныч күк йөзен бүләк итүчеләргә мәңгелек рәхмәтебез символы.
Подгорный бистәсендә Җиңү көненә багышланган митинг үтте
Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында узды.
Подгорный бистәсендә "Ул бөек елларга баш иябез!" Җиңү көненә багышланган чара үтте
Үзешчәннәр әлеге тарихи вакыйганың әһәмиятен чагылдырган концерт номерлары күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз