Узган атна ахырында Дим-Тамак авыл җирлегендә инвалидлар декадасы кысаларында бәйрәм чарасы булып узды. Җирлек башлыгы Марс Ямалеев әйтеп үтүенчә, әлеге чарага инвалидлар гына түгел, ә өлкәннәрне, юбилярларны да чакырып зур бәйрәм оештырасы иткәннәр.
- Ник дигәндә, авылда өлкәннәр көнен дә зурдан кубып
уздырып булмады, чөнки ул вакытка мәдәният йортында да ремонт эшләре тәмамланмаган иде әле, диде башлык. Ә хәзер менә Татарстан Республикасы Президенты, районыбыз башлыгы Рөстәм Нуриев ярдәме белән күп функцияле үзәк ачылыр алдында тора. Шуңа күрә инвалидлар декадасы вакытында нәкъ менә шушында бәйрәм оештырырга булдык.
Исегезгә төшерәбез, Дим-Тамак авылында балалар бакчасы мәктәп бинасына күчкәннән соң, элеккеге бина бушап кала. Һәм җирлек башлыгы район җитәкчелеге белән киңәшләшкәннән соң ул бинада авыл советы, медицина пункты, китапханә, участок полициясе йорты, мәдәният йорты һәм элемтә бүлеге ачарга кирәк дип карар чыгара. Һәм менә кыска гына вакыт эчендә бина тулысы белән әзер диярлек.
Килгән кунакларны котларга районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге начальнигы Наил Минневәлиев та килгән иде. Ул барлык җыелучыларга да сәламәтлек теләде. Ә авылның ветераннар советы рәисе Ринат Әхмәдишин авылның юбилярларын туган көннәре белән котлап, җирлек депутаты Вячаслав Матвеев исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырды. Шуны әйтергә кирәк, ветераннар арасында Ринат абый бөтен көчен биреп эшли. Җирлек башлыгы Марс Ямалеев та:
- Ул минем иң беренче ярдәмчем, диде. Алдагы елларга
планнар нинди соң Ринат абый, дигән соравыма:
- Бөек Җиңүнең 70-еллыгын каршыларга әзерләнәбез. Менә
алла теләсә Яссы-Тугай авылында обелискны карарга кирәк, чөнки ул беренчедән, тау битендә, авылдашлар анда хәзер менә алмый, чәчәкләрне дә чишмә буена гына куеп китәләр, икенчедән ташландык хәлгә килеп бара, ава башлаган. Менә шуны торгызырга кирәк. Дим-Тамак авылында да обелискны койма белән уратып алу мөһим, дип алга планнары белән дә уртаклашып алды. Эш күп ул кызым, вакыт кына җиткерергә кирәк.
Ә кичә бик күңелле узды. Район мәдәният йорты артистлары һәм авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Изюминька” балалар бию төркеме кичәгә тагын да ямь өстәде. Яңа мәдәният йортыннан килгән өлкәннәр дә бик кәнәгать булуларын әйттеләр. Авылдашларны әлеге бина ачылу тантанасына көтеп калабыз, диде җирлек башлыгы.