Син бу җирдә ялгыз түгелсең

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
Инвалидлар декадасы кысаларында "Гармония" социаль яклау үзәгендә "Клуб планета детства"  төркеменә йөрүче балалар белән кичә уздырдылар. Әлеге кичә " Син бу җирдә ялгыз түгелсең" дип аталды.  Бу көнне балаларга мөмкинлекләре чикле булган күренекле кешеләр турында сөйләделәр. Алар шундый булуларына да кармастан бу тормышта үз юлларын тапканнар, үз -үзләренә ышаналар. Алар биюче Лина По, немец композиторы Людвиг ван Бетховен, танылган очучы Алексей Маресҗев һәм күп кенә башка шундый кешеләр. Балалар физик мөмкинлекләр чикләнгән булу ул әле тормышта үзеңне югалту түгел икәнлеген аңладылар, бары тик тырышырга, эзләнергә һәм үз-үзеңдә булган ышанычны югалтмаска гына кирәк. Һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата җылылык хисе, аларны аңлау һәм аларга ярдәм никадәр дәрәҗәдә кирәк булганына төшенделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International