2013 елның 6 декабрь көнендә район Думасы Депутатлары - барысы 16 кеше "Электросоединитель" заводында "Дублер көне"ндә катнаштылар. Алар завод администрациясенең, бүлек җитәкчеләренең, өех начальникларының вәкаләтләре белән таныштылар, гомуми заводның эш структурасын өйрәнделәр. Эш көне азагында барысы бергә актлар залына җыелыштылар, алган тзэсирләре белән уртаклаштылар, көне буена төшерелгән видеоролик карадылар һәм бик кәнәгать калдылар. "Дублерлар" завод администрациясенә һәм район башлыгына үзләренә шундый мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Әлеге көнне уздыру безгә киләчәктә заводка кирәкле эшчеләр булып кайтырга этәргеч бирде. Шулай ук, без кирәкле һәм файдалы мәгълүмат алдык, завод эшенең никадәр дәрәҗәдә кирәкле икәненә төшендек. Чара азагында районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә "Электрососединитель" заводы әзерләгән бүләкләрне балаларга тапшырдылар.