Наилә Хөснетдинова Бөтендөнья татар конгрессы утырышында катнашты

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе

Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе рәисе Наилә Хөснетдинова БТК башкарма комитетының 6 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узган киңәйтелгән утырышында булып кайтты.

Ул дини оешмаларның эшен координацияләүгә юнәлтелгән оешманың сигез комитетының берсенең эшендә катнашкан. Утырышта шулай ук милли белем бирү мәсьәләсе киң тикшерелгән. Аерым алганда, сүз укыту татар телендә алып барылган мәктәпләр эшчәнлегенә игътибар көчәйтү, әти-әниләр белән тәрбия эше уздыруның әһәмияте, туган телдә башлангыч белем алу өчен шартлар тудыру турында барган. Шуны искәртәбез, утырышта Россиянең 52 төбәгеннән һәм 16 чит илдән 200 делегат катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International