Димтамак авылында яшәүче утыз бер яшьлек Р.га бер атнада ике тапкыр полиция хезмәткәрләрен ялган чакыру өчен административ беркетмә төзелгән.
Башта хатын полиция эзли торган хатын-кызларны күрүе турында исерек килеш хәбәр иткән. Ә инде икенче көнне иртән, беренче чакырудан соң бары биш сәгать узгач, айнып җитмәгән хатын-кыз үзенә ике билгесез зат һөҗүм итүе турында ялган хәбәр җиткерә.