Инвалидлар декадасы кысасында, "Бергә булыйк"

2013 елның 13 декабре, җомга
 Бәйрәкә авылы Мәдәният йортында, инвалидлар декадасы кысасында, "Бергә булыйк" дип аталган кичә үткәрелде. Авылыбызда яшәүче, мөмкинлекләре чикле булган  авылдашларыбыз алдында "Моңлы саз" ветераннар вокаль ансамбле, татар фольклор ансамбле, яшь башкаручылар чыгыш ясады. Тамашачылар сәхнә ветераннары Зәйтүнә Ямаева, Әлфия Хаҗиева, Зәрия Мөхәммәтҗанова, Зөфәр Камаев, Сәрия Хисамиева, Сәрвәт Равилов чыгышларын аеруча сокланып кабул иттеләр. Яшь үзешчәннәребез Гүзәл Мухаметдинова, Алия Сәләхова, Айгөл Садыйкова чыгышлары вакытында аларның күзләрендә яшьләребез белән горурлану хисләре балкыды. Чараның икенче өлешендә инвалидлар алдында авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Дәүләтханова, врачлык амбулаториясе  табибәсе Гөлчирә Халиуллина, авыл мәчете хәзрәте Фәрит Фазыйл улы чыгыш ясадылар. Авылыбызда инвалидлар җәмгыятенең җитәкчесе итеп бертавыштан  Яббаров Рәсим Иргали улы сайланды. Чарада катнашучылар  бик зур канәгатьлек алып, зур рәхмәт хисләре белән таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International