Каразирек укучысы коррупциягә каршы

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе

Каразирек мәктәбенең дүртенче сыйныф укучысы Алия Ильясова коррупциягә каршы юнәлештәге республика иҗади конкурсында беренче урынны яулады.

Казанда узган җиңүчеләрне һәм номинантларны тантаналы бүләкләү чарасында Алия “Намуслы яшәргә кирәк” номинациясендә -  мактау грамотасы һәм планшет, ә аның сыйныф җитәкчесе Галина Яхина Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин имзасы астында “Гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән өлеше өчен” рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International