Урыссу балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре ярыштылар да, уйнадылар да, күңел дә ачтылар

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе

Барлык алты балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре алар өчен «Олимп» спорт комплексында уздырылган спорт бәйрәмендә катнашты.

Бер-берсенә үзләренең җитезлекләрен,көчләрен, командада эшли белүләрен күрсәтү өчен комплексның спорт манежына йөз иллегә якын бала чыкты. Көндәшләрен сәламләгәннән соң, тәрбияләнүчеләр кыршаулар һәм туплар белән үткәрелгән эстафетада катнашты. Ә ярышлар арасында аларның күңелләрен шат клоун һәм зыян китерергә яратучан Шапокляк ачты. Спорт бәйрәме тәмаланганнан соң, команда капитаннарына дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International