Беренчелек декабрь уртасында Бөгелмә шәһәрендә узды. Ярышларда 25 команда катнашты. Халыкара класслы спорт мастеры, СССР чемпионы, СССР җыелма командасы әгъзасы кубогын алу өчен 270тән артык узышчы көч сынашты. “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән тренер Таһир Гыйздетдинов тәрбияләнүчесе Андрей Зимин 2000-2001 елларда туган яшүсмерләр арасында классик һәм ирекле стильдә өч чакрым дистанциядә ике алтын медаль яулап, Татарстан Республикасының абсолют чемпионы булды. Команда зачетында Ютазы узышчылары өченче урын яулады.