Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Бәйрәкәтамак авылының “Уйна гармун, уйна” ансамбле сәнгатькә гашыйклардан тупланган.
2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
Алар авыл халкын күңелле ял иттерде. Үз акчаларына тектергән татар милли костюмнары үзләренә килешеп тора иде. Фирдәвис һәм Фәйрүзә Мортазиннар башкарган парлы җырны халык таң калып тыңлады. Миңнегөл Мәрданшина, Сәвия Гыймадиева, Зөһрә Хәйретдинова, Рәфига Әюпова башкарган моңлы җырлары тамашачылар күңеленә хуш килде, кайнар алкышларга күмелде. Роза Камаева һәм Миңнегөл Мортазина татар, башкорт, мари, рус биюләрен оста башкарып, тамашачылар күңелен яуладылар. Программаны сәнгатьле, эчтәлекле итеп Фәйрүзә Мортазина алып барды. Концертның башыннан ахырына кадәр Фирдәвис Мортазин гармунын кулыннан төшермәде. Аның татар халык көйләренә тезмәләреннән, моңлы җыр көйләреннән зал яңгырап торды. Үзе һәм әнисе Рәшидә Мортазина язган “Эх, Какылы Күл урамнары” җырын ул зур осталык белән башкарды. Фирдәвис районда үткәрелгән “Уйнагыз, гармуннар” бәйгесендә катнашып та I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Һәр ел саен сәнгать коллективлары арасында район смотр-конкурслары үткәрелә. Быелгысы “Халык иҗаты – моң хәзинәсе” исеме астында узды. Бәйрәкәтамак авылы үзешчәннәре исә “Орчык өмәсе” фольклор тамашасы белән чыгыш ясады. Алар авыллар арасында беренче урынны алып, финалга чыкты. Финалда катнашып, икенче урынны яуладылар. Үзешчәннәргә әлеге җиңү зур этәргеч бирде, алар чын-чынлап сәхнәгә тартылды, ансамбль булып оешты. Ансамбльне Фәйрүзә Мортазина оештырган, составында җиде кеше. Коллектив Сабан туйларында да чыгыш ясый. Көрәш-Бүләк, Подгорный авылларында, Азнакай районының “Җиңү” бистәсендә дә алар концерт күрсәткәннәр. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, үзешчәннәрнең йөрәкләре ялкын, күңелләре көр, кәефләре күтәренке.
Луиза ӘМИНОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
8
май, 2026 ел
Алма-Ата авылында һәлак булган авылдашлар һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды
9 май - ул изге дата, милли горурлыгыбыз һәм гаять зур тырышлык белән безгә тыныч күк йөзен бүләк итүчеләргә мәңгелек рәхмәтебез символы.
Подгорный бистәсендә Җиңү көненә багышланган митинг үтте
Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында узды.
Подгорный бистәсендә "Ул бөек елларга баш иябез!" Җиңү көненә багышланган чара үтте
Үзешчәннәр әлеге тарихи вакыйганың әһәмиятен чагылдырган концерт номерлары күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз