Район Советының IIчакырылыш XXXVII утырышы узды.

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Район мәдәният йортында Ютазы районы Советының II чакырылыш XXXVII утырышы узды. Утырышны Ютазы муниципаль районы башлыгы- Ютазы районы Советы рәисе - Рөстәм Мидхәт улы Нуриев алып барды. Утырышта шулай ук районның башкарма комитет, оешма һәм учреждениеләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты. Көн тәртибендә 2014-2016 елларга районның социаль-икътисадый үсешен прогнозлау, шулай ук 2011-2015 елларга кабул ителгән районның социаль-икътисадый үсеш программасына үзгәрешләр кертү кебек сораулар тикшерелде. Утырыш барышында районның киләсе елга бюджеты каралды һәм район Уставына өстәмәләр һәм үзгәрешләр дә кертелде. Утырышның азакы соравы итеп Ютазы муниципаль районының территориаль план схемасын карау булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International