Районда бадминтон буенча ярышлар үтте

2013 елның 21 декабре, шимбә

Күптән түгел Урыссудагы 3 санлы мәктәп спорт залында узган бадминтон буенча ярыш җиңүчеләренә республикка ярышларында катнашырга туры киләчәк.

Кызлар арасында беренче урынны Аделя Галиева (Акбаш мәктәбе) яулады, икенче – Татьяна Попова (Урыссудагы 2 санлы мәктәп) һәм өченче – Аделя Садыйкова (Ютазы мәктәбе). Малайлар арасында пьедесталның беренче санлы баскычына Ильяс Вилданов күтәрелде (Урыссудагы 3 санлы мәктәп), икенче – Булат Шәмсуллин (Ютазы мәктәбе) һәм өченче – Руслан Гафаров (Акбаш мәктәбе). Гомуми команда зачетында Акбаш мәктәбе лидерлык итте, икенче урында – Урыссудагы 3 санлы мәктәп һәм өченче – Ютазы мәктәбе. Шуны искәртәбез, ярышлар кышкы һәм җәйге спорт төрләре буенча мәктәп спартакиадасы кысаларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International