Район советы депутатлары район авылларында экскурсиядә булды.

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе
Аерым алганда, район башлыгы Рөстәм Нуриев аларны агымдагы елда реконструкцияләнгән терлекчелек биналары белән таныштырды. Әйтик, депутатлар “Таң” (Иске Урыссу авылы), “Кәрәкәшле”, Тукай исемендәге һәм “АгроМир” (Бәйрәкә авылы) җәмгыятьләре фермаларында булдылар. Депутатлар яңартылган биналарда булдылар, төзелеш технологиясе турында фикер алыштылар, терлекчеләр игътибарын кайбер хаталарга һәм алардан арыну мөһимлегенә юнәлттеләр. Терлекчеләр, үз чиратларында, кимчелекләрне игътибарга алдылар һәм мондый очрашулар алар өчен бик файдалы булуын билгеләп үттеләр. Экскурсия барышында депутатлар мөгезле эре терлек асрау һәм тәрбияләүдә күп нәрсә белделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International