Район балалары кышкы каникулларда кая барып ял итә

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе

Кышкы каникуллар вакытында балалар ялларын мавыктыргыч һәм шул ук вакытта файдалы да итеп уздырсыннар өчен районның мәгариф бүлеге һәм Балалар иҗат үзәге укытучылары коллективы күңелле чаралар оештырачаклар. Сезне әлеге чаралар узачак урыннар һәм вакыты белән таныштырабыз.

         3 гыйнвар 10.00 сәгатьтә Балалар иҗат үзәгендә “Кышның күңелле мизгелләре”, -дип исемләнгән күңел ачу чарасы.

         6 гыйнвар 10.00 сәгатьтә Балалар иҗат үзәгендә “Сезнең йөреш...” шахмат буенча турнир.

         8 гыйнвар 10.00 сәгатьтә Балалар иҗат үзәгендә “Кышкы бизәкләр” рәсем ясау бәйгесе.

         9 гыйнвар 10.00 сәгатьтә Балалар иҗат үзәгендә “Әйдә, әле, биергә чык”, - күңел ачу чарасы.

         9 гыйнвар 16.00 Урыссу 4 санлы гомуми белем бирү мәктәбе шугалагында “Шугалакта очрашыйк” чарасы.

         10 гыйнвар 10.00 сәгатьтә Балалар паркында “Кышкы урман: могҗизалар урыны” – спорт эстафетасы.

         11 гыйнвар 10.00 сәгатьтә Аксакүл урман массивына кышкы ял көне экскурсиясе.

         Барыгызга да күңелле бәйрәмнәр һәм яллар теләп калабыз.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International