Ютазы боксчысы Идел Буе Федераль округы җыелма командасына кертелде

2013 елның 27 декабре, җомга

19 декабрьдән 22 декабрьгә кадәр Уфада бокс буенча XV традицион турнир узды.

Атказанган физик культура хезмәткәре Николай Митькин истәлегенә багышланган ярышларда 115 боксчы катнашты. Әлеге ярышларда район намусын яклаган тренер Владимир Добрин (Ютазы авылы, “Олимп” спорт комплексы) тәрбияләнүчесе Илдар Гыйльметдинов (52 кг, 1999 елда туган) җиңүче булды һәм “Динамо” Үзәк Советы беренчелегендә катнашу өчен Идел Буе Федераль округы җыелма командасына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International