Район прокуроры куркынычсызлык эшен көчәйтергә чакырды

2014 елның 2 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Шартлау-янгын куркынычы объектларына кергән район предприятиеләре производствоны куркынычсызлыкның норматив таләпләренә җиткерү өчен эшне көчәйтергә тиешләр.

Бу турыда район прокуроры Тимур Фатыйхов район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вадигуллин, ТР буенча федераль куркынычсызлык идарәсе, эчке эшләр бүлеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге вәкилләре һәм башкалар катнашындагы утырышта хәбәр итте. Прокурорның эш кузгату чараларын урап узу максатында, җиешсезлекләрне объектларны тикшергәнче бетерергә кирәк, дип билгеләп үтте Фатыйхов. Ул шулай ук җыелучылар игътибарын Волгоградтагы терактлар уңаеннан җирлекләрдә оператив шартлар куркынычсызлыгын һәм тотрыклылыгын тәэмин итү буенча эшне көчәйтүгә юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International