9 гыйнварда Балалар иҗат үзәгендә балаларның кышкы каникул вакытын күңелле үткәрү максатыннан "Әйдә әле, биергә чык..."бию бәйгесе узды. Бәйгедә Урыссу мәктәпләреннән 56 укучы бала катнашты. Барлык балалар да үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы биючеләр билгеләнде, аларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Алар - Магомедов Максим һәм Гильфанова Лия. Калган биючеләр дә истәлекле бүләкләсез калмадылар. Бәйрәм чыннан да күңелле һәм мавыктыргыч узды.