Бүген 10 гыйнварда Балалар иҗат үзәге укытучылары балалар өчен спорт эстафетасы оештырдылар. Балалар өчен иң күңелле уеннар - ул спорт ярышлары. Аларны урамда да һәм бина эчендә дә үткәрергә мөмкин. Балалар күңелле кәеф, энергия алдылар һәм командада бер-беренә карата игътибарлы булырга өйрәнделәр. Барлык катнашучылар да кызыксындыру призлары һәм бүләкләр алдылар.