Шигырь укучылар бәйгесе "Суык һәм кояш; әкияти көн..."

2014 елның 10 гыйнвары, җомга
Әлеге исем астындагы бәйге икенче елын рәттән уздырыла инде. Быелгы бәйгедә районның 12 мәктәбеннән 1-9 сыйныф укучылары арсыннан 26 укучы катнашты. Ул районның информацион-методик үзәгендә рус теле һәм әдәбияты укучылары методик берләшмә тарафыннан, укучыларның укуга күзаллауларын тирәнәйтү, талантлы балаларны табу һәм бүләкләү, сәнгатьле укырга өйрәтү, актерлык осталыкларын тикшерү максатыннан уздырыла. 

Мәктәп этаплары декабрьдә ук район мәктәпләрендә узды, ә муниципаль этап 10 гыйнвардан "Урыссу гимназиясе" базасында узды. Ә җиңүчеләр түбәндәгеләр.
1-4 сыйныф укучылары арасында: 
Җиңүче: Насибуллин Ришат Рөстәм улы - Дим - Тамак мәктәбенең 4 сыйныф укучысы.
Призерлар: Насырова Лилия Рәҗәп кызы - Бәйрәкә мәктәбенең 4 сыйныф укучысы, Мамаев Артём Александр улы - Урыссу гимназиясенең 4 сыйныф укучысы.

5-6 сыйныф укучылары арасында җиңүче: Шагуманова Алия Шамил кызы - Дим-Тамак мәктәбенең 5 сыйныф укучысы.
Призёрлар: Рогачёв Богдан Сергей улы - Урыссу икенче санлы мәктәбенең 5 сыйныф укучысы; Швин Диана Данил кызы - Подгорный мәктәбенең 5 сыйныф укучысы.
7-9 сыйныф укучылары арасында  җиңүче: Гарафиева Айгизә Әхәт кызы - Каразирек мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.
Призер: Галипов Рамил Рөстәм улы - Урыссу 4 санлы мәктәбенең 7 сыйныф укучысы.

 Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм дипломнар, ә катнашучылар "катнашу" турындагы белешмәләр белән бүләкләнәчәкләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International