Шугалакта очрашыйк

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
9 гыйнварда дүртенче санлы Урыссу мәктәбе шугалагында Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү укытучысы Нина Сергеева Владимировна "Шугалакта очрашыйк" дип исемләнгән спорт-күңел ачу чарасы оештырды. Урамда суык көн булуына да карамастан, ярышларда катнашыр өчен балалар шугалакка ашыкты. Алар бик рәхәтләнеп үзләренед шугалакта шуу осталыкларын күрсәттеләр. Чара уйлаганнан да күңеллерәк узды һәм балаларга озакка җитәрлек күңел күтәренкелеге бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International