Ютазылыларның сораулары “Бердәм Россия” партиясе дәрәҗәсендә хәл ителде

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Сишәмбе көнне “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсендә халыкны бүлек секретаре Рөстәм Нуриев кабул итте.

Кабул итү барышында бүлек секретаренә районда яшәүче унбер кеше мөрәҗәгать итте. Кайбер гражданнарның торак белән тәэмин итү буенча сораулары булды. Шулай ук районга кайтырга теләгән булачак медикларга югары уку йортында белем алган өчен түләү үтенече, район үзәге ишегалларын һәм урамнарын, базарны төзекләндерү, социаль объектларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча сораулар күтәрелде. Алар буенча карарлар урында кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International